2026 елның 29 октябрендә ведомстводан тыш сак хезмәте оешуга 74 ел тулды
Яшәеш

2026 елның 29 октябрендә ведомстводан тыш сак хезмәте оешуга 74 ел тулды

Бу хезмәт 1952 елның 29 октябрендә СССР Министрлар Советы карары белән төзелә. Бүген Росгвардиянең Яшел Үзән территориаль бүлеге хезмәткәрләре шәһәрдә һәм районда иминлекнең ышанычлы калканы булып тора. Без бүлек җитәкчесе, полиция капитаны Булат Зөфәр улы Абзалутдинов белән хезмәтнең бүгенге бурычлары, тарихы һәм патриотик тәрбия турында сөйләштек.

– Булат Зөфәрович, ведомстводан тыш сак хезмәтенә 74 ел тулу нәрсәне аңлата? Аның әһәмияте нәрсәдә?

– Ведомстводан тыш сак хезмәте тарихында бу мөһим дата. Шул вакыттан бирле аның төп бурычы үзгәрмәде: объектларны саклау, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, җәмәгать тәртибен булдыруда ярдәм итү. 74 елда зур юл үтелеп, техника заманчалашты, әмма хезмәткәрләрнең җаваплылыгы һәм халыкка ярдәм итәргә әзер булуы шул килеш калды.

Фото: шәхси архивтан

Безнең өчен бу дата – ветераннарны искә алу, алар салган традицияләргә хөрмәт күрсәтү һәм яшь буынга хезмәтнең әһәмиятен аңлату көне.

– Хезмәткәрләр көндәлек тормышта нәрсә белән шөгыльләнә?

– Безнең хезмәттә физик көч тә, сугыш алымнарын камил белү дә, психологик яктан әзер булу да кирәк. Бүген заман технологияләре дә ярдәмгә килә: маршрутларны дөрес төзү, бәйләнеш чаралары – барысы да хезмәткәрләргә сигнал булгач берничә минут эчендә урынга барып җитәргә мөмкинлек бирә.

Без объектларны саклыйбыз, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшәбез. Росгвардия хезмәткәрләре эчке эшләр органнары белән бер локациядә эшли, шуңа күрә полиция чакыруларына да чыгабыз.

Өч экипаж кизү тора, шуларның берсе – Васильевода. Антитеррор юнәлеше дә мөһим: мәктәпләр, балалар бакчалары, заводларны тикшерү даими алып барыла.

– Сезнең сак астында ничә объект бар?

– Бүген безнең карамакта 1500гә якын объект исәпләнә. Бу сан елдан-ел арта бара, чөнки шәһәр зурая, предприятиеләр, оешмалар, шәхси затлар да куркынычсызлык хезмәтенә мохтаҗлыкны сизә.

Без зур заводларны да, фатирларны да, гаражларны да сак астына алабыз һәм бу объектларның иминлеге өчен тулы җаваплылыкны үз өстебезгә салабыз. Сигнал булса, сәбәбен ачыклау, кирәк икән – полиция белән бергә хәл итү – барысы да безнең өстә.

Фото: шәхси архивтан

Шунысы куанычлы: сак астындагы объектларда урлаулар булмый диярлек. Булганда, без аларны тиз арада фаш итәбез.

– Хәзер техника һәм технологияләр зур роль уйный. Нинди яңалыклар бар?

– Без инде «искечә» эшләүдән киттек. Элемтә системасы тулысынча камилләштерелде. Бу – сигналга җавап бирү тизлеге генә түгел, ә объектларның инженер-техник ныгытылганлыгын тикшерү, антитеррор таләпләрен үтәү дә.

Техника ярдәм итә, ләкин иң мөһиме – хезмәткәр, аның әзерлеге һәм җаваплылыгы.

– Кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә?

– Коллективта 100гә якын кеше. Күбесе аттестацияләнгән состав, шулай ук гражданлык хезмәткәрләре дә бар. Кадрлар кытлыгы юк. Яшьләр килә. Чөнки аларны тотрыклы хезмәт хакы, график буенча эшләү мөмкинлеге, 20 елдан соң пенсиягә чыгу җәлеп итә.

Һәркем үз эшен белә, бер-берсенә терәк була. Яшьләрне җәлеп итү өчен мәктәпләрдә, көллиятләрдә очрашулар үткәрәбез.

– Сезнең хезмәт юлыгыз ничек башланды?

– Мин 2017 елда армиядә, Казандагы Росгвардия частендә хезмәт иттем. Аннары легендар ветеран, элеккеге җитәкче Гомәр Габбас улы Миңнуллин белән очрашу тормышымны үзгәртте. Гомәр Габбасович мине Росгвардиягә эшкә чакырды.

Фото: шәхси архивтан

Башта мин дә кизүдә тордым, аннары үзәкләштерелгән сак хезмәте бүлекчәсе җитәкчесе булдым. 2025 елның 1 июленнән ведомстводан тыш сак хезмәтен җитәклим.

– Хезмәтегездә иң киеренке көннәр кайчан була?

– Җомга, шимбә һәм якшәмбе. Кеше ял иткәндә, без эшлибез. Шәһәр чаралары вакытында да хезмәткәрләр һәрвакыт әзер, иминлекне тәэмин итә. Бу – безнең эшнең аерылгысыз өлеше.

– Ветераннар белән элемтә ничек саклана? Патриотизм тәрбияләүгә нинди игътибар бирелә?

– Ветераннарыбызга зур рәхмәт. Алар салган традицияләр – безнең өчен нигез. Барысына да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Безнең ишекләр һәм күңелләр һәрчак ачык.

Яшь буын белән очрашулар, мәктәп һәм көллият укучыларына Росгвардия турында сөйләү – патриотизм тәрбияләүнең мөһим юнәлеше. Балалар хезмәтне күрсен, аңласын өчен без ачык ишекләр көннәре үткәрәбез.

Ә сакта торучы егетләргә һәм кызларга – саулык, түземлек телим. Иң мөһиме – һәрберебезнең өендә тынычлык булсын!


Нет комментариев