Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 981 чакыру килгән. Шуларның 563е – шәһәрдән, 418е районнан булган. 368 кеше госпитализацияләнгән: 251е – шәһәрдән, 117се – районнан.
Гоголь урамындагы 11нче мәктәп янында квадроцикл бәрдергән 16 яшьлек кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Тургенев урамында ботына өйдәше пычак кадаган 51 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.
Октябрьскийның Стадионная урамында ислемай йотып агуланган 1 яшьлек балага ярдәм күрсәтелгән. Аны балалар хастаханәсенә алып килеп салганнар.
Күлбашның Овощная урамында танышлары кыйнаган 35 яшьлек исерек ир һәм 47 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Баш мие селкенгән хатын-кызны травматологиягә алып килгәннәр.
Нет комментариев