Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 августтан пенсияләр арта

1 августтан эшләүче пенсионерларга пенсияләр арттырылачак.

“Российская газета” язганча, аның күләме һәр кешегә аерым исәпләнелә, әмма закон буенча өч пенсия коэффициентыннан арта алмый.


Пенсия коэффициенты бәясе 2023 елда 123,77 сум тәшкил иткәнлектән, эшләүче пенсионерларның пенсиясе максималь 372,31 сумга артачак.
Россия Социаль фондыннан хәбәр итүләренчә, өстәләсе акча күләме шулай ук пенсионерның кайчан эшли башлаячагына бәйле. Әгәр дә ул үз статусын агымдагы елның гыйнварыннан соң эшләмәүчедән эшлүчегә алыштырган булса, өстәмә бер пенсия коэффициенты бәясенең 123 сумыннан чыгып исәпләнәчәк. 

Пенсияләр күләме автомат рәвештә исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга бернинди гариза да язарга кирәкми, моның өчен нинди дә булса учреждениеләргә йөрү дә кирәк түгел.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнде. Пенсиянең уртача күләме – аена 22 мең сумга якын. Пенсия коэффициенты бәясе – 123,77 сум. Пенсиянең теркәлгән өлеше бөтен кеше өчен дә бер төрле, һәм 2023 елның 1 гыйнварындагы индексациядән соң ул 7 567 сум тәшкил итә. 

Чыганак: Шәһри Казан / Шахри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев