Галәм безгә дә ачыла
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне районыбызның Обсерватория бистәсенә килде һәм Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин белән планетарий ачу тантанасында катнашты. Әлеге бистәдә 15 гектар мәйданда Казан федераль университетының астрономия обсерваториясе урнашкан. Күк-галәмне күзәтү өчен махсус җайланмалары булган бу корылма, үз вакытында, бөтен союзда иң зурларның...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне районыбызның Обсерватория бистәсенә килде һәм Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин белән планетарий ачу тантанасында катнашты.
Әлеге бистәдә 15 гектар мәйданда Казан федераль университетының астрономия обсерваториясе урнашкан. Күк-галәмне күзәтү өчен махсус җайланмалары булган бу корылма, үз вакытында, бөтен союзда иң зурларның берсе иде. Биредә, йолдызлар күзәтеп, астрономия галимнәре күп кенә дөньякүләм әһәмиятле ачышлар ясады. Узган гасырдагы Ватан сугышы елларында Мәскәү, Ленинград шәһәрләре галимнәре дә анда эш урыны тапты. Совет илендә диңгез корабльләре төзүгә нигез салган атаклы галим А.Крыловның, нәкъ шул елларда, Обсерватория бинасында эшләп, авиация йөртүче зур корабльләр төзелешенең теоритик нигезен эшләве һәм үзенең истәлекләр китабын язуы мәгълүм. Обсерватория тарихында горурланырдай эшләр һәм шәхесләр байтак. Сүз уңаенда әйтик, әлеге тантана кунагы - Алексей Лавровның балачагы да шунда үткән. Якташыбыз хәзер Россия Федерациясенең финанс министры урынбасары булып эшли.
Яңа төзелгән планетарий халыкка хезмәт итәчәк. Президент моңа аеруча игътибар итте. Яңа корылма фән әһелләренең галәм белән бәйле ачышларын гади кешегә җиткерү чарасы буларак кадерле. Аның берьюлы 90 кеше утырырлык залы бар. Тантанада катнашучылар беренче тамашачы да булдылар. Галәмгә багышланган фильмны кызыксынып карадылар. Яшел Үзәннән килгән Александр, мәсәлән, киноның бик кызыклы булуын һәм икенче тапкыр гаилә белән киләчәген әйтте. Чыннан да, сентябрь аеннан аның ишекләре бар халыкка ачык булачак. Әлегә анда студентлар һәм аспирантлар программаларны җайга салу белән шөгыльләнә.
Казан университеты ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, планетарий заманча техника белән җиһазландырылган, аның проектын ясаучылар алдан чит илләрдәге 22 планетарий тәҗрибәләрен өйрәнеп чыккан. Ректор төзелешне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарган җаваплылыгы чикләнгән «Ак Барс Строй» җәмгыятенә һәм инвестиция кертүче «Ак Барс Банкы» акционерлык җәмгыятенә рәхмәтен белдерде.
Ильяс Салихҗан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев