Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аннага тиңнәр булмады

Шәһәребезнең 9нчы лицее укучысы Анна Егорушкова яшь нәфис сүз осталарының Бөтенроссия «Тере классика» бәйгесендә гран-при яулады. 1 июньдә Мәскәү театрларының берсендә илебезнең 83 төбәгеннән 249 бала җыелды. Алар барысы да үз төбәкләрендә бу бәйге җиңүчеләре. Ярты ел барган һәм 2 миллион бала катнашкан бәйгедә җиңү генә ни тора! Әмма җиңүчеләр...

Шәһәребезнең 9нчы лицее укучысы Анна Егорушкова яшь нәфис сүз осталарының Бөтенроссия «Тере классика» бәйгесендә гран-при яулады.
1 июньдә Мәскәү театрларының берсендә илебезнең 83 төбәгеннән 249 бала җыелды. Алар барысы да үз төбәкләрендә бу бәйге җиңүчеләре. Ярты ел барган һәм 2 миллион бала катнашкан бәйгедә җиңү генә ни тора! Әмма җиңүчеләр арасында да җиңүче була, мәртәбәле жюри безнең Аняны сайлап алды. Анна Егорушкованы бәйгегә остазы - лицейның рус теле укытучысы Венера Галиәкбәрова әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев