Анастасия Доценко: “ Булдыра алганымча барысын да эшләдем – ярышка бөтен көчемне бирдем”
Олимпия уеннарында кичә чаңгы спритны буенча команда ярышында Анастасия Доценко һәм Юлия Иванова чыгыш ясады һәм финишка алтынчы булып килде. Норвегия спортчылары Ингвильд Остберг һәм Марит Бьорген чемпион булдылар. Безнекеләрнең уңышсыз чыгыш ясавын Доценко түбәндәгечә аңлата: - Булдыра алганымча барысын да эшләдем - ярышка бөтен көчемне бирдем. Старт кисемтәсендәге финалда...
Олимпия уеннарында кичә чаңгы спритны буенча команда ярышында Анастасия Доценко һәм Юлия Иванова чыгыш ясады һәм финишка алтынчы булып килде. Норвегия спортчылары Ингвильд Остберг һәм Марит Бьорген чемпион булдылар.
Безнекеләрнең уңышсыз чыгыш ясавын Доценко түбәндәгечә аңлата:
- Булдыра алганымча барысын да эшләдем - ярышка бөтен көчемне бирдем. Старт кисемтәсендәге финалда чаңгыларым шуу бик ошап бетмәде. Көндәшләрне алга үткәреп җибәрергә туры килде. Ә аннары инде аларны куп тотуы авыр булды. Физик формага килгәндә, ярымфиналда бик арган идем. Финалда җиңелрәк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев