Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Тушенка ясыйбыз

Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә тушенка рецепты белән уртаклашкан, сезгә дә тәкъдим итәбез, дуслар.

Кирәк: ит, терлек мае, түгәрәк кара борыч, дәфнә яфрагы, тоз.

Итне һәм терлек маен шакмаклап турарга. 700 мл банкаларның төбенә 5-6 кара борыч һәм дәфнә яфрагы салырга. Банканың яртысына кадәр ит салырга, 1 бал кашыгы тоз һәм ит белән тутырып бетерергә, өстенә терлек мае турап салырга. Аннары банкаларны фольга белән ябарга һәм, пары чыксын өчен, тишеп чыгарга. Духовка табасына бер кап тоз салырга һәм шунда банкаларны тезәргә.

Банкаларны куйганда духовка салкын булырга тиеш. 200 градуста 4 – 4,5 сәгать пешерергә. Банкалар бераз суынганчы духовкада кала, аннары тимер капкач белән ябарга.

«Тушенка тәмле, сусыл килеп чыга», – дип язган ул.

Фото: Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев