Ташкабактан бармак яларлык урама
Тәмлетамак

Ташкабактан бармак яларлык урама

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Ярты ташкабакны эре кыргычтан уып, 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы он, тәменчә тоз белән борыч кушып болгатырга һәм өч коймак пешерергә. Урама (рулет) итеп төрергә җиңелрәк булсын өчен, икенче ягын бик пешереп бетермәгез.

Эчлек әзерлибез:

100 гр фаршны коймакларга ягарга, кыздырылган ике баш суганны, 1 татлы борыч, 50 гр туралган шампиньон гөмбәсен, шулар өстенә җәяргә. Урама ясап, табага куярга һәм өстенә майонез-уылган сыр катнашмасын ягып, мичкә куярга, өсте алсуланганчы пешерергә. Әзер булгач, яшел үләннәр белән бизәргә.

Тәмле булсын!


Нет комментариев