Сливадан аджика
Сливадан аджика үзенчәлекле тәм белән, хуш исле, гадәти булмаганча килеп чыга. Аны хәтта соус дип тә әйтеп буладыр. Ит белән ашарга – искиткеч!
Кирәк була:
- слива – 2 кг
- сарымсак – 200 гр
- шикәр комы – 200 гр
- кызыл әче борыч – 3-4 данә
- томат пастасы – 2 а.к.
- тоз – 2 а.к.
Сливаны сөякләреннән арындырырга. Әче борычны, сарымсакны чистартып юарга (аджиканың әчелеген борыч күләме белән үзегез теләгәнчә көйли аласыз). Барысын да иттарткычтан чыгартырга. Шикәр комы, томат пастасы һәм тоз өстәп, даими болгатып торып, 20 минут кайнатырга. Әзер аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап, әйләндереп, төреп куярга.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев