Розалия Ибраһимовадан баклажанлы салат рецепты
Кышка әзерләп куяр өчен бик тәмле, хуш исле һәм туклыклы баклажанлы салат рецепты белән уртаклашабыз.
Кирәкле ингредиентлар:
- 1 кг баклажан;
- 1 кг помидор;
- 1 кг татлы борыч;
- 2 әче борыч;
- 2 баш сарымсак;
- 200 г шикәр комы;
- 1 аш кашыгы тоз;
- 150 г үсемлек мае;
- 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.
Әзерләү тәртибе:
Иң элек баклажаннарны турап, 1 аш кашыгы тоз салынган суга салып торабыз. Якынча 1 сәгать тотканнан соң, суын яхшылап сыгып алабыз. Аннары баклажаннарны духовкада яки газ өстендә бераз кыздырып алабыз. Шулай эшләгәндә алар йомшарып, салат тагын да тәмлерәк була.
Аерым савытта помидор, татлы һәм әче борычны, сарымсакны турап салабыз. Тоз, шикәр комы һәм 150 г үсемлек мае өстибез. Суы чыга башлагач, катнашманы якынча 20 минут кайнатабыз.

Шуннан соң кыздырылган баклажаннарны өстәп, тагын 20 минут чамасы пешерәбез. Иң ахырдан 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салып, яхшылап болгатабыз. Әзер салатны стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачларын ябабыз. Кышын табынга куяр өчен бик тәмле салат әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев