Көз җитә, димәк, бакчадагы кабаклардан могҗизалар тудырырга вакыт! Бу сок шулкадәр тәмле һәм хуш исле ки, кибетнекен бөтенләй онытачаксыз. Савыт-сабаларны әзерләгез, эшкә керешәбез!
Фото: Мәрьям Миңнегулова блогыннан видеодан скрин
Ничек ясарга:
- 5 кг әрчеп туралган кабак өстенә 11 литр салкын су салабыз да кайнатырга куябыз.
- Су кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәч, 6 апельсинны кабыгыннан арындырып салабыз (махсус хуш ис өчен 3 апельсинның кабыгын да бергә кушып пешерергә була). Кабак белән апельсин йомшарып, изелеп пешергә тиеш.
- Пешкән массаны икенче кастрюльгә сөзәбез. Төбендә калган йомшак өлешен (мякотьне) блендер белән яхшылап изәбез һәм сокка кушып бетерәбез.
- Килеп чыккан массага 1200 г шикәр комы, 2 аш кашыгы лимон кислотасы салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 5 минут кайнатабыз да өстендәге күбекләрен җыеп алабыз.
- Сокны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куябыз.
Нәтиҗә: Барлыгы 12 литр кояштай якты, табигый һәм бик тәмле сок чыга!
Чыганак: Мәрьям Миңнегулова блогыннан
Нет комментариев