Помидорлар череп, әрәм булып беткәнче, кышка тагын бер тәмнүшкә әзерләп куйыйк әле, җәмәгать. Ит, бәрәңге һәм башка ризыкларыбыз янына кушып: «Ярый әле ясадым! Тәмле дә булган инде!» – дип, аннары үзебезне мактый-мактый сыйланырбыз, Аллаһ бирса, сәламәт кенә булыйк.
КИРӘК:
- 3 кг помидор
- 8 татлы борыч
- 5 баш сарымсак
- 1 ст. үсемлек мае
- 1 ст. шикәр комы
- 3 а.к. тоз
- 4 кузак әче борыч
Савытка үсемлек маен салып, кайнатырга. Иттарткычтан чыгарткан помидорларны, тоз һәм шикәр комын шуңа салып, бер сәгать тирәсе пешерергә. Татлы борыч белән сарымсакны да иттарткыч аша үткәрергә һәм помидор янына кушып, 15 минут пешерергә. Әгәр дә «өтеп» ала торган аджика яратсагыз, әче борычны татлы борыч белән бергә кушыгыз. Ә инде киресенчә икән, аны помидор белән үк пешерегез.
Әзер аджиканы стерильләштергән банкаларга тутырып, капкачлап куегыз.
Нет комментариев