Кышкы кичләрдә бакча исе: Розалия Ибраһимовадан пирог эчлеге рецепты
Кышкы кичләрдә өйне хуш исле алма пирогы исе җлытсын өчен...
Бакчага чыксаң, алмаларын күтәрә алмыйча сыгылып утырган алмагачларны күреп сокланасың да, бер уйлап куясың: «Эх, кыш көне булмый бит инде үзебездә үскән бу тәмле алмалар...» Кышын балалар, оныклар кайткач, аларны үз бакчагызның алмасыннан ясалган хуш исле пирог белән сыйлыйсыгыз киләме? Мин сезгә яңалык ачмыйм, бәлки еллар сыналган бик гади һәм ышанычлы рецептны гына искә төшерәм.
Эш барышы:
- Кичтән 4 кг алманы телемләп турыйбыз.
- 1 кг алма исәбеннән 0,5 кг шикәр комы салабыз (алма әче булса, шикәрен күбрәк алыгыз).
- Алмаларны яхшылап селкеткәлибез һәм иртәгә кадәр суы чыксын өчен калдырабыз.
- Икенче көнне кайнап чыккач, әкрен генә болгата-болгата 20 минут чамасы кайнатып алабыз.
- Стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябабыз.
Хуҗабикәдән кечкенә сер: Быел рецепт тагын да ышанычлырак булсын өчен, бал кашыгы очында гына лимон кислотасы да өстәдем. Ел да уңышлы килеп чыга!
Розалия Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев