Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Гөмбәле ассорти

Яшелчәләрне болай маринадлаганда, әгәр дә үзегез җыйганы булмаса, шампиньон гөмбәсен дә кулланырга ярый.

Кирәк:

1кг татлы борыч, 1 кг гөмбә, 700 гр ташкабак, 400 гр кишер, 200 гр суган, 2 а.к. горчица орлыгы, 200 мл аш серкәсе, 200 гр шикәр комы, 120 гр тоз, яшел үләннәр һәм үзегез теләгән тәмләткечләр.

Ингредиентларны үзегез теләгәнчә турап, үләннәр, горчица орлыгы һәм тәмләткечләр белән болгатып, тыгызлап банкаларга тутырырга. Өстенә кайнар су коеп, 15-20 минут тотарга. Яңадан суын савытка бушатып, тоз, шикәр комы һәм аш серкәсен өстәп, кабат кайнатып чыгарырга да капкачлап куярга.

Фото: Лилия Сибгатуллина, Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев