Корейча кыяр
Тәмлетамак

Корейча кыяр

Кышка дип әзерләнгән әлеге кабымлык ноябрь бәйрәмнәреннән соң калырмы икән?! Кирәгенчә кетердәп торган, чамалы гына борычлы, әз генә татлы, сарымсаклы... куллар үзеннән үзе икенче банкага үрелә...

Кирәк:

  • кыяр (яшь һәм юка кабыклы булса яхшырак) – 2 кг,
  • кишер – 2 данә (юка гына саламлап кырырга – матур да, сусыл да була),
  • сарымсак – 1 баш (жәлләмәгез, күбрәк булган саен тәмлерәк)
  • суган – 1 баш
  • яшел үләннәр – берәр бәйләм (укроп белән кинза – ммм!)
  • 9%лы аш серкәсе – 100 мл,
  • үсемлек мае – 50 мл,
  • тоз – 1 а.к.,
  • шикәр комы – 50 гр,
  • корейча кишер тәмләткече – 50 гр (аңардан башка «не то»).

Әлеге кыярларның тәме – шәп кафедагы кабымлыкныкы кебек. Составында бар да өйдәгечә икәнен бары тик син генә беләсең. Ул бәрәңге белән дә, ит янына да һәм ипи белән үзе генә дә – бик яхшы бара. Бер порция ябасың һәм аның кышка кадәр «исән» калуына шикләнәсең…

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев