Кара карлыганнан желе
Тәмлетамак

Кара карлыганнан желе

Бик тиз ясала һәм сез теләгәнчә килеп чыга.

Барысын да стаканлап үлчәгез:

  • Карлыган – 10
  • Су – 4
  • Шикәр комы – 14

Юып, чистартылган карлыган өстенә су салып, уртача утта кайнатып чыгарырга һәм 7 минут пешерергә. Аннары шикәр комын да кушып, тагын 5 минут кайнатырга. Шуның белән шул! Желе әзер!

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлап кына куясы калды. Суынганнан соң кайнатма желе сыйфатына керәчәк. Авыз итеп карагыз, ошамый калмас!

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Без сусыз һәм утыз ясыйбыз. Марля аркылы сыгып, 1:1 шикәр комы кушып, суыткычка куябыз. Файдалы мәтдалары күбрәк саклана