Кабак пилмәне («вареники»)
Кабактан манты әзерлибез инде, ә зур пилмән пешергәнегез бармы әле?
Фото: ясалма интеллект
Әлеге гадәти булмаган һәм гади «вареник»ларны әзерләү өчен 200 гр кабак, 1 стакан он, 50 гр каймак, 100 мл су, үсемлек мае һәм тәменчә тоз кирәк булачак.
Чистартылган кабакны фольгага төреп, 10-15 минут мичтә пешереп алырга. Тирән савытта камыр ясарга. Моның өчен су, он, бер чәй кашыгы үсемлек мае һәм тозны бергә кушып болгатырга, үзләнгәнче басып, берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга.
Аннары камырны җәеп, үзегезгә кирәкле зурлыкта түгәрәкләр кисәргә, эчлекне – пешкән кабак кисәге салырга һәм «вареник»ларны бөгәргә. Ябышмас өчен әзрәк май өстәлгән һәм тоз кушылган суда 3 минутлап пешерергә. Теләк буенча, үсемлек маенда кыздырсагыз да була. (Эчлекне кабакка үзегез яраткан төрле тәмләткечләр, яшел үләннәр кушып та ясый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев