Кабак белән әфлисуннан бик тә тәмле сок ясыйбыз
Тәмлетамак

Кабак белән әфлисуннан бик тә тәмле сок ясыйбыз

Рецепт.

5 кг әрчеп туралган кабак өстенә 11 литр салкын су салабыз. Кайнатырга куябыз. Кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәч 6 апельсинны кабыгыннан арындырып салабыз, мин бер 3 әфлисунның кабагын да салып пешердем.

Кабак белән апельсин изелеп пешергә тиеш. Икенче кәстрүлгә сөзә барабыз, төбендә калган мякотьне блендер белән издертеп алдым, сөзеп бетердем. Шушы массага барлыгы 1200 шикәр комы, 2 аш кашыгы лимон кислотасы салып кайнатырга куям, кайнап чыккач 5 минут кайнатам. Өстенә чыккан күбекләрне җыям. Стериль банкаларга ябып куям.

Барлыгы 15 литр чыкты.

Рецепт авторы: Мәрьям Миңнегулова

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев