Тәмлетамак

Иртәнге чәй янына элеккечә печенье пешерү ысулы тәкъдим итәбез, дуслар.

Чәйләрегез тәмле булсын

✅Кирәк: 5 йомырка, зур бокал белән шикәр комы, 200 г атланмай, бер кечкенә кап көпшәкләндергеч, бер кап ванилин.

✅Һәммәсен кушып, үзегезгә кирәкле тыгызлыктагы камыр басыгыз. Тыгызрак камырны уклау белән җәеп, ә йомшагын кашык белән формага салып пешерәбез. Тыгызы кетерди торган була. Йомшаграк итим дисәгез, камырга онны азрак салыгыз. 

 

Рәмзилә Хаҗиева рецепты
Чыганак:1001 КИҢӘШ


Нет комментариев