Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Имбирлы кәтлит пешергәнегез булмагандыр әле

Без сезгә аның рецептын тәкъдим итәбез.

КИРӘК:

  • ит фаршы – 1 кг,
  • пекин кәбестәсе – 200 гр,
  • имбир – 30 гр,
  • сарымсак – 3 тырнак,
  • йомырка – 1 данә,
  • татлы чили (соус) – 50 гр,
  • соя соусы – 2 а.к.
  • тоз – тәменчә.

Безгә пекин кәбестәсе яфракларының йомшак – өске өлеше генә кирәк булачак, калганын берәр төрле салат өчен куллана аласыз. Сарымсак белән имбир тамырын вакларга. Савытка фарш, вак кына итеп туралган кәбестә, имбир, сарымсак, йомырка һәм ике төрле соусны кушып, бик яхшылап болгатабыз. Тәменчә тоз өстибез. Кәтлитләр ясап, уртача утта, үсемлек маенда ике яклап, әзер булганчы кыздырабыз. Кемнәргә кыздырган ярамый, парда пешерегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев