Гади дә, җайлы да лечо рецепты
Тәмлетамак

Гади дә, җайлы да лечо рецепты

Тәмле булсын!

3 кг помидорга кайнар су салып торабыз. Кабыгын чистартабыз, шакмаклап турыйбыз. 1,5 кг помидорны аерып алып шуңа 7 тырнак сарымсакны ваклап турап, уртача зурлыктагы 5 борычны озынча ваклап турап, өстибез. 10 минут кайнагач, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1 стакан шикәр комы салабыз. Калган 1,5 кг помидорны өстибез.

30- 40 минут кайный. Кайнар килеш стер.банкаларга тутырабыз. Тимер капкач белән ябабыз. Юрганга төреп, 1 тәүлек тотабыз да, салкын урынга озатабыз.

Эльвира Мозаффарова рецепты һәм фотосы


Нет комментариев