Терлекнең эчке әгъзаларын озак саклау мөмкин түгел, шуңа күрә бу ашамлык тиз әзерләнә һәм шунда ук ашап бетерелә.
Бәрән үпкә-бавырлары - витаминнар һәм тәмнәр байлыгы. Монда сез теләгән барлык нәрсә - бавыр, йөрәк, бөер, үпкә, корсак асты, талак һәм бәрән йомыркасы (джиз-бызның ир-ат вариациясе өчен) кулланыла.
Джиз-бызны чуен тирән табада, казанда яки вокта әзерлиләр.
4 порциягә кирәк була:
- сарык ливеры җыелмасы (бавыр, үпкә, йөрәк, талак) – 1 данә
- башлы суган – 4-5 данә
- үсемлек мае/көрдек мае (курдючное сало) – 3-4 кашык
- сарымсак – 2-3 тырнак
- татлы борыч – 2-3 данә
- томат – 3-4 данә
- кориандр – 1 чәй кашыгы
- кара борыч һәм тоз – тәменчә
Әзерләү ысулы:
Суганны ваклап турап, кырыйга алып куеп торабыз. Татлы борыч һәм томатны, шулай ук, турарга. Сарык эчләрен яхшылап юарга һәм һәрберсен аерым-аерым турарга. Йөрәктәге тамырларны һәм каннарны алырга. Бавырны, элпәсеннән арындырып, эре итеп, ә үпкә белән талакны да бик артык вакламыйча турарга.
Казанда сарымсак тырнагы белән майны кыздырырга. Ул көрән төскә кергәч, майдан алып ташларга.
Беренче чиратта 2-3 минут дәвамында йөрәкне, аннары бавыр, соңыннан үпкә белән талакны кыздырырга. Яхшылап болгатып, 1 минут тирәсе кыздырырга.
Ахырда суган һәм томат белән борычны өстәргә. Алар ризыкка тәм, сут һәм йомшаклык бирә. Болгатып торып 5 минут пешерергә. Тозларга, борычларга һәм кориандр кушарга.
Табынга чыгарыр алдыннан эре итеп туралган кинза сибәргә.
Нет комментариев