Духовкада пешкән үрдәк рецепты
Тәмлетамак

Духовкада пешкән үрдәк рецепты

Казны да шулай пешерергә була.

Маринад: 2-3 аш кашыгы майонез, 8-10 тырнак сарымсак, борыч.
20 л суга 1 кг тоз кушарга. Үрдәкне бер тәүлек тозлы суда тотарга.

Эче-тышына маринад сылап, пленка белән төреп, 2-3 сәгать тотарга.

Маринадланган үрдәкне җиңсәгә тыгып, 180 градус кызулыктагы духовкада 2 сәгать пешерергә.

Гөлнара Габдуллина, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.

Ирек мәйданы


Нет комментариев