Каткан прәннекләрне яки печеньены ташларга ашыкмагыз.
Редакциябезнең дусты, Бишнә авылы кызы Айгөл Гыйләҗиева бик тиз әзерләнә торган тәмле десерт рецепты белән уртаклаша. Балалар да, өлкәннәр дә яратып ашаячак!
Кирәк булачак:
- каткан печенье яки прәннек;
- 1 зур савыт эремчекле сыр (творожный сыр);
- 3 аш кашыгы шикәр пудрасы;
- 3 аш кашыгы 15%лы каймак;
- яки куертылган сөт (сгущенка).
Кремның ике варианты бар:
- эремчекле сыр + каймак + шикәр пудрасы;
- каймак + куертылган сөт.
Десерт савытына вакланган печенье салып, өстенә крем җәегез. Шулай итеп катламлап савыт тулганчы дәвам итегез. Өстен печенье валчыгы яки җиләк белән бизәп, 2 сәгатькә (ә яхшысы – төнгә) суыткычка куегыз.
Тәмле, җиңел һәм бик тиз әзерләнә торган десерт! Сез дә әзерләп карагыз!
Нет комментариев