Бакчасында шәмәхә төсле базилик үстерүчеләр өчен әлеге рецепт. Алар хәзер картаеп бара инде, зур булып үстеләр, чәчәк тә аталар. Йолкып ташларга кул бармый, әмма инде аның хәтлене ашап та бетереп булмый. Әрәм булмасын инде үскән нигъмәт, әйдәгез, файдага кулланыйк.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
1 литрлы банкаларга компот итеп ясыйк. Кышын мунчадан чыккач эчеп, сусауны басарга менә дигән үзенчәлекле тәмле компот. Әле шифасы да юк түгел бит аның, витаминга бай эчемлек булачак.
КИРӘК (1 Л БАНКАГА):
- Шәмәхә базилик – 25-30 гр
- Әфлисун – 1-2 телем
- Лимон – 1-2 телемШикәр комы – 100 гр
- Лимон кислотасы – 1/3 ч.к.
- Су – 1 л тирәсе
Ясау ысулы:
Стерильләштерелгән банка төбенә юылган базилик ботагы, әфлисун һәм лимон кисәкләре салып, өстенә кайнар су коярга. 15 минут торганнан соң, суны кабат кәстерүлгә бушатырга һәм шикәр комы белән лимон кислотасы өстәп, кайнатып чыгарырга. Яңадан банкага бушатып, капкачлап куярга.
Нет комментариев