Ашыбыз сихәт бирсен. Арпа боткасы
Арпа боткасы аминокислоталарга, барыннан бигрәк, ул вируска каршы тәэсир итүче, герпестан һәм кискен салкын тию инфекцияләреннән саклаучы лизинга бай. Лизин җыерчыклар барлыкка килүне акрынайта торган коллаген эшләп чыгаруда актив катнаша.
Арпа бөртекләрендә 2%ка якын май, 4,5% клетчатка, 66% углевод, 11% аксым бар – бу бодайдан да туклыклылырак дигән сүз.
Витаминнар һәм минераллар: арпа ярмасының 100 граммында 477 мг калий, 93 мг кальций, 12 мг тимер, шулай ук марганец, бакыр, цинк, никель, кобальт, молибден, стронций, хром, йод, бром бар.
Арпа боткасының файдалы үзлекләрендә өстенлекне фосфорның күләме алып тора – 353 мг. Аңарда тулы А, D, Е, РР һәм В төркеме витаминнары җыелмасы да бар.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев