Алмадан как
Тәмлетамак

Алмадан как

Рецепт.

Кирәк:

  • алма – 3 кг;
  • су – 1 ст;
  • шикәр комы  – 3 аш кашыгы.

Алмаларны юып, чистартып, кастрюль төбенә 1 ст су салып пешердем (якынча 20 мин). Аннан блендер белән издем (дуршлаг аша да алмаларны чыгарырга була), 3 кашык шикәр комы салып, болгаттым.

Зур кастрюльгә су салып, өстенә таба куеп, алма пюресын җәеп киптердем (2мм чамасы калынлыкта), 20-30 минутта кибә. Табаны майламыйм, бик җайлы куба.
Суынгач, пищевая пленка белән рулет итеп төрдем.

Сез дә ясап карагыз, бик тәмле чыга!

Рецепт һәм фото авторы – leisan_tutash.


Нет комментариев