Алма кайнатмасы
«Алмадан кайнатма ясадым. Сынау өчен генә иде, дөресрәге. Тәмле булды hичшиксез кабат ясарга исәп, иншәАллаһ!» - дип язган Гөлчәчәк Кәримуллина. Сез дә ясап карагыз әле, дуслар.
Кирәк: 1 кг алма өчен 1,200 кг шикәр комы, ярты лимонның согы.
Алманы юка итеп телемләп турарга (кабыгын чистартмыйча). Туралган 1 кг алмага лимон согын сыгырга, яхшылап бутарга, аннан шикәр комын салырга. Шулай шикәр комын болгата-болгата, эретеп бетерергә.
Шикәр эреп беткәч, кайнатырга куярга. Алмалар алтынсу төскә кергәнче, болгаткалап торырга.
Хәерле ризыклар булсын!
Шикәр комын алманың әчелегенә карап салырга кирәк.
Рецепт һәм фото авторы Гөлчәчәк Кәримуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев