Әфлисунлы кызыл карлыган компоты
Тәмлетамак

Әфлисунлы кызыл карлыган компоты

Әлеге компотны «Фанта» дип тә атыйлар, чөнки аның тәме – балалар яратып эчә торган шул эчемлекне хәтерләтә.

Күпкә файдалырак компотлар ясарга үзебезнең хәлебездән килгәндә, нигә дип әле «химияле су»лар сатып алырга?!

Башлыйбыз. 3 литрлы банканың ¼ өлеше чамасына кадәр кызыл карлыган тутырабыз. Эре булса, әфлисунның ¼ өлешен, кечкенәсен урталай ярып, шулай ук, банкага озатабыз. Өсләренә, тулганчы кайнап чыккан су салып, капкач куеп, 15 минут тотабыз. Аннары суын кәстрүлгә бушатып, 1 литр суга 100 гр исәбеннән шикәр комы өстибез. Кайнап чыккач, өч минутлап кайнатып торабыз да, банкаларга тутырып, капкачлап куябыз. Суынганчы җылы әйбергә төреп торсагыз да ярый.


Нет комментариев