Баклажаннан, помидордан һәм татлы борычтан кайнар салат
Рецепт
Кирәкле ингредиентлар:
баклажан – 250 гр
татлы борыч – 250 гр
помидор – 250 гр
горчица – 1 чәй кашыгы
фета сыры – 150 гр
бал – 2 аш кашыгы
зәйтүн мае – 6 бал кашыгы
тоз һәм борыч – тәменчә
Әзерләү:
Баклажанны һәм татлы борычны шакмаклап турарга. Аларны табага салып, тоз сибәргә, зәйтүн мае салырга. Духовкада 220 градуста 10-15 минут пешерергә. Помидорларны шул ук зурлыкта шакмаклап турарга. Сырны савытта чәнечке белән изәргә. Калган зәйтүн маен, горчица, бал, тоз, борыч белән бутап, «заправка» ясарга. Шуннан соң барлык ингредиентларны кушып, әлеге «заправка» белән салат ясарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев