Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хуш, 2011 ел!

Шәһәр һәм районның социаль-икътисадый тормышы узып киткән елда берсеннән-берсе матур вакыйгаларга, тарихи даталарга бай булды. Яшел Үзәннең үзендә дә, шәһәр тибындагы бистәләрдә дә яңа торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар сафка басты. Иске елны озатып, яңа елга аяк баскач, вакыйгаларның барысын да тәртибе белән искә төшерү хәерле. ГЫЙНВАР 23 милләт кешесе яшәгән...

Шәһәр һәм районның социаль-икътисадый тормышы узып киткән елда берсеннән-берсе матур вакыйгаларга, тарихи даталарга бай булды. Яшел Үзәннең үзендә дә, шәһәр тибындагы бистәләрдә дә яңа торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар сафка басты. Иске елны озатып, яңа елга аяк баскач, вакыйгаларның барысын да тәртибе белән искә төшерү хәерле.

ГЫЙНВАР
23 милләт кешесе яшәгән Бело-Безводный авылында агачтан эшләнгән яңа мәчет ачылды. Авылда яшәүче 700гә якын мөселманның күптән көткән үз иман йорты булдырылды шулай.
Башкаланың «Ак Барс» спорт сараенда яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча узган республика ярышында Төхфәтуллин Рәмис, Әдиятуллин Рәмис, Саттаров Булат, Яриев Илфат призлы урыннарны яулады.

ФЕВРАЛЬ
Күгешнең «Энҗе» балалар бакчасы иске бинадан мәктәпнең бер канатына күчте.
ӳШәһәр мәдрәсәсендә узган мөнәҗәтләр һәм салаватлар әйтү бәйгесендә шәһәр һәм авыллардан төрле яшьтәге 100гә якын кеше катнашты.

МАРТ
3нче гимназиядә «Сөембикә» муниципаль бәйгесендә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 12 кыз көч сынашты. 5нче татар гимназиясеннән Галиәкбәрова Рузинә «Сөембикә» исеменә лаек бул ды, күчмә калфак та аңа тапшырылды.

АПРЕЛЬ
2011 - Тукай елы. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулган көнне редакция үткәргән шигырь бәйгесенә йомгак ясалды. Мулла Иленең имам-хатыйбы, шагыйрь һәм мөгаллим Равил Сәйфетдинов - I дәрәҗә, Яшел Үзәндә яшәп иҗат итүче Ирек Сафин - II дәрәҗә, 3нче гимназиянең татар теле укытучысы Мәдинә Әдиятуллина III дәрәҗә димлом белән бүләкләнде.
Газета призына яшүсмерләр арасында үткәрелгән көрәш бәйгесендә Татар Танае, Олы Карагуҗа, Мулла Иле, Раифа, Мамадыш-Әкилдән 100 малай көрәште.
ӳНорлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бу ай «Нәни оста» дип аталган агач эшкәртү остаханәсе ачылу белән истәлекле.
МАЙ
9нчы лицейда Бөек Ватан сугышы музеен төзүгә һәм яшьләрне Ватаныбыз тарихының данлы традицияләре үрнәгендә тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен, лицейның музей директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Әхәт Садриев «Европа - Азия» халыкара гуманитар академиясе, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияты институтының дипломы һәм «ХХI гасыр укытучысы» алтын медале белән бүләкләнде.
Королев урамында ун катлы яңа торак йорт файдалануга тапшырылды һәм шул йорттан 19 сугыш ветераны фатир ачкычы алды.

ИЮНЬ
Горький исемендәге заводта 6600 тонна сыйдырышлы нефть танкерларының икенчесенә нигез салынды.
Татар-башкорт көрәше буенча Пермьдә узган Бөтенроссия ярышында шәһәрнең көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче Сабиров Илфан (тренеры Рамил Садыйков) I урын яулады.

ИЮЛЬ
Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Протопоповка авылларына кадәр төрле озынлыкта асфальт юл төзелеп, файдалануга тапшырылды.
Зөя утравында тантаналы шартларда елга вокзалы ачылды. Ул нибары бер ел эчендә төзелгән. Бинаның гомуми мәйданы 955 квадрат метр. Анда мәгълүмат үзәге, кафе эшли.
Казан - Болгар - Казан маршруты буйлап ике көнлек сәяхәткә чыккан «Булгария» теплоходы 10ында Кама Тамагы районының Сәйки авылы турысында су астына китеп, 100дән артык кеше һәлак булды.

АВГУСТ
Горький исемендәге завод 21631 проекты буенча яңа кораб төзүгә кереште. Проектның авторы - ЗПКБ конструкторлары. Заводта А145 проекты буенча төзелгән теплоход суга төшерелде.
КФУның Октябрьский бистәсендә урнашкан В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә булачак планетарийның беренче нигез ташы салынды.
ӳ30 августта шәһәр базарларында көзге ярминкәләр башланды.

СЕНТЯБРЬ
Яшел Үзән - Казан юлының 11,3 чакрымга сузылган участогы ачылды. Трассаның әлеге участогын реконструкцияләүгә 2008 елда керешкәннәр иде. Юл төзелеше бәясе 1,14 миллард сум, ягъни юлның бер чакрымы якынча 100 миллион сум.
Зөя утравында ХХ гасыр башында ук җәмгыяви бина буларак барлыкка килгән мәктәп, төзекләндерү эшләреннән соң, ишекләрен ачты. Биредә, «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утравы» комплекслы проектын тормышка ашыру кысаларында, федераль бюджет хисабыннан 34 миллион сумга ремонт-торгызу эшләре башкарылган. Мәктәптә 9 укучы белем алачак, I сыйныфка бер бала килгән.
Шәһәрнең дәвалау учреждениеләренә, югары уку йортын тәмамлап, 10 яшь белгеч эшкә килгән: табиб-терапевт, педиатр, стоматолог, хирург, невролог, анестезиолог-ревматолог, офтальмолог, травматолог, отоларинголог халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә үзеннән саллы өлеш кертергә тиеш.
Васильеволылар «Казан - Раифа - Васильево - Зөя утравы» туристлар маршруты проектын эшләгән, аның буенча Васильевода пристань төзелергә тиеш һәм шуннан туристлар Зөя утравына юл алачак. Әлеге проектны Казанда югары бәяләгәннәр һәм Васильево башлыгы Алексей Шмуклерманга республика президенты яңа «УАЗ» машинасы бүләк иткән.
Муниципаль районда 187 торак йортка капиталь ремонт ясарлык түгел, алар бик тузган һәм авария хәлендәге торак исемлегенә кертелгән.

ОКТЯБРЬ
19ында РФ Пенсия фондының Яшел Үзәндәге идарәсенең элеккеге бинасында 100 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Бинаны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 19 миллион сум акча тотылган. «Бәләкәч» республика программасы буенча ачылган яңа балалар бакчасы 3 яшьтән зуррак сабыйларны бакчага урнаштыру проблемасын тулысынча хәл итте.
2011 елда, «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында»185нче федераль закон кысаларында торак йортларга капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә, шәһәрдә һәм районда 6757 кеше яшәү шартларын яхшыртты, торак йортларга 335 миллион сумлык ремонт ясалды.
Төзүчеләр ел ахырында 110 мең квадрат метр торак төзеп, кулланучыларга тапшырды.

НОЯБРЬ
26ында Яшел Үзәнгә ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән килде. Яшел үзәнлеләр Премьер-министрга шәһәрдә бассейн төзү, «Родина» мәдәният сараен реконструкцияләү (якынча 96 миллион сум акча кирәк) кирәклеге турындагы гозерен җиткерде.
5ендә Мирныйда 100дән артык кеше сыйдырышлы яңа мәчет сафка басты. 10 елдан артыкка сузылган төзелеш эшләре, ниһаять, тәмамланды.

ДЕКАБРЬ
4ендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда шәһәрдә сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучыларның - 83,13 проценты, районда 89,02 проценты катнашты.
Татарстанның халык артисты, күренекле якташыбыз Рәшит Сабиров 35 еллык иҗат бәйрәмен билгеләп үтте.
Мирныйда гомуми мәйданы 7 мең квадрат метр булган яңа автовокзал файдалануга тапшырылды.
Мирныйның Төзүчеләр проспектында «Пятерочка» Макси» кибете ачылды.
Уфада 18 яшькәчә булган спортчылар арасында татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелегендә Саттаров Булат, 80 кг кадәр категориядә I урынны алып, Россия чемпионы исеменә лаек булды.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X