Мөгаллим

Татар мәктәбендә инглиз теле: дөньяга юл һәм милли тамырларга тугрылык

Татар мәктәбендә татар баласына белем бирү – минем өчен һөнәр генә түгел, ә мөһим бер җаваплылык һәм зур горурлык. Халкыбызның киләчәге нәкъ менә хәзерге яшь буынга без күчергән белемнәр һәм биргән тәрбиядән тора.

Мәктәптә балалар инглиз телен өйрәнеп заманча белемнәр туплау белән бергә, үз халкының тарихын һәм мәдәниятен дә онытмыйлар. Халыкара телне үзләштерү белән беррәттән, туган телне саклау һәм аны яңа буыннарга тапшыру – һәр укытучының мөһим бурычы. Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри үз вакытында ук чит телләрне белергә, әмма иң элек үз телеңне яхшы үзләштерергә өндәгән. Мин укучыларымны инглиз телендә иркен сөйләшеп, үз халкыбызның гореф-гадәтләрен дөнья дәрәҗәсендә таныта алырлык шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышам. Татар мәктәбендә чит телләр укыту, баланың фикерләү сәләтен баетуда һәм карашын киңәйтүдә этәргеч булып тора. Инглиз теле укытучысы буларак, мин балага дөньяның зур ишекләрен ачарга, әмма шул ук вакытта аны һәрчак үз йортына, үз милли тамырларына тугры калдырырга омтылам. 

Җәлилова Рамилә Шәфыйк кызы
#мөгаллим


Нет комментариев