Укытучы белем биреп, тәрбияләп кенә калмый, ул балаларның милли үзаңын формалаштыруга да зур өлеш кертә. Бүгенге фән-техника заманында, мәдәни чикләр югала барганда, татар мәктәпләре алдына бигрәк тә зур бурыч куела - ул халыкның рухи байлыгын саклау.
Эш урыным итеп татар гимназиясен сайлавым, туган телгә булган чиксез мәхәббәт белән бәйледер. Осиново гимназиясе балаларга татар милләтенең зыялы кешеләре булып формалашырга бар мөмкинлекләрне дә тудыра. Без укучыларның туган телнең бөтен матурлыгын һәм моңын тоюларына, тамырларыбыз белән горурланырга өйрәнүләренә омтылабыз.
Гимназия статусы бездән заман белән бергә атлауны таләп итә. Бүгенге туган тел дәресе — ул яңа методикалар һәм санлы технологияләр кулланыла торган җанлы, интерактив дәрес. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү — аерым бер бәхет. Театр фестивале, олимпиада җиңүчеләре — укытучы өчен иң зур сөенеч. Һәр иртәдә сыйныфка кереп, укучыларымның күзләренә караганда, мин яшь буынга үз милли йөзен сакларга ярдәм итүемне беләм.
Динә Мөхәммәтшина
Туган(татар) теле укытучысы
#мөгаллим
Нет комментариев