Тәнзилә Нәҗипова: «Татар мәктәбендә татар баласына белем бирү - тирән белем, зур тырышлык, җаваплылык сорый торган хезмәт»
Белем алу, дөньяны танып белү, аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы туган телебезнең нинди бай, камил тел булуын аңлый, дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә өйрәнә.
Халкыбызның бай, гыйбрәтле тарихы, әдәбияты, мәдәнияте белән таныша. Укучыларда туган телне өйрәнүгә теләк уята, фикерләү сәләтен, сөйләм осталыгын арттыра, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уята алсам, максатыма ирештем дип әйтер идем. Туган телдә сөйләшүче балалар тәрбияли алу бәхет түгелмени? Шушы мизгелләрне татыр өчен дә, укытучы мин.
Татар теле укытучысы Нәҗипова Тәнзилә Марсовна
#мөгаллим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев