Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Мөгаллим

Руфия Чупакова: «Мин татар мәктәбендә татар балаларына белем һәм йөрәк җылысын бирүем белән чиксез горурланам»

Укытучы булу — зур җаваплылык, ә бала белән үз телендә сөйләшү — олы бәхет.

Дәресләрдә без фән нигезләрен генә түгел, ә тормыш кагыйдәләрен дә бергә өйрәнәбез. Нәни укучыларым үз халкының җырларын, тарихын һәм туган җирен яратып үсә. Бала үз илен, үз телен яратса, аның күңеле һәрчак игелекле һәм якты була. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, җан җылысын саклап калу фәкать милли мәктәпләр аша гына мөмкин. Менә шуңа күрә минем көндәлек укыту хезмәтем халкымның киләчәге өчен бик мөһим эш булып тора. Мин үз телен хөрмәт иткән, шәфкатьле һәм акыллы балалар тәрбияләргә омтылам.

Чупакова Руфия Рафис кызы
#мөгаллим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев