Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Мөгаллим

Рәмилә Бикмуллина: «Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш»

Татар баласына үз туган телендә белем бирү — ул бары укыту гына түгел, ә халыкның киләчәген калыпташтыру.

Туган тел — һәр баланың күңел ачкычы, аның милли аңын һәм рухи байлыгын билгели торган төп кыйммәт. Бала туган телендә укыганда, белемне тирәнрәк үзләштерә һәм үз фикерен ирекле рәвештә җиткерә ала. Бу эш аша балаларда үз халкыбызга, аның тарихына һәм мәдәниятенә карата олы ихтирам тәрбияләнә. Бабаларыбызның гасырлар буе сакланган мирасын һәм ана телебезнең сафлыгын яшь буынга җиткерү — минем төп бурычым. 

Укучыларымның күзләрендә туган телгә ярату һәм яңа белемгә омтылыш күргәндә, мин зур горурлык хисе кичерәм. Бүгенге тиз үзгәрүче дөньяда туган телне саклау һәм ана телендә белем бирү — бик җаваплы һәм зарур эш. Күңел җылымны биреп эшләгән бу изге хезмәтем халкыбызның якты киләчәгенә салынган зур өлеш булуына чын күңелдән ышанам. 

Бикмуллина Рәмилә Гарифулла кызы
#мөгаллим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев