Лилия Абзалина: “Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш”
Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм — бу минем өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык.
Хезмәт укытучысы буларак, мин татар баласын заманча технологияләр белән таныштырам. Татарча терминнарны кулланып, телне дә, эшне дә үзләштерәбез. Балаларга хезмәтнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатам. Мин аларга иҗади фикерләргә, проблемаларны чишәргә өйрәтәм. Баланың беренче уңышлы эше — аның үз-үзенә ышанычын арттыра. Хезмәт дәресләре аша без милли характерны ныгытабыз.Татарча аралашып, эшне бергәләп башкарып, без бердәмлекне ныгытабыз. Баланың елмаюы, уңышы — минем эшемнең иң матур бәясе. Шуңа күрә мин үз һөнәремне изге эш дип саныйм һәм аңа бөтен җанымны бирәм.
Абзалина Лилия Рәфис кызы
#мөгаллим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев