«Кош оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр», — ди татар халкы. Әлеге мәкаль нәкъ миңа кагыла кебек.
Мин үзем Осиновада туып-үстем, татар мәктәбен тәмамладым. Туган телгә мәхәббәт уяткан олы шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнү, киләчәктә үз һөнәремне сайларга этәргеч бирде дә инде. Бүгенге көндә мин Осиново гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытам.
Сабыйларның туган телдә беренче хәрефләрне язуын, татарча матур фикер йөртүен күзәтү — минем өчен иң зур бәхет. Татар гимназиясендәге җылы мохит укучыларда кечкенәдән үк әдәплелек, өлкәннәрне хөрмәт итү кебек милли сыйфатлар тәрбияли. Һәр баланың үзенең туган телендә беренче тапкыр тулы җөмлә төзеп сөйләве — шул минутлар минем өчен аеруча кадерле, чөнки шулай итеп аның милли үзаңы ныгыя башлый Укучыларымның рәхәтләнеп туган телдә сөйләшүләрен ишетү, бик яратып әкият, җыр, спектакльләр өйрәнүләре хезмәтемнең бушка китмәвен дәлилли.
Башлангыч сыйныф укытучысы
#мөгаллим
Нет комментариев