Татар мәктәбендә татар баласына белем бирү- гади генә эш түгел, ә милләтебезнең киләчәген билгеләүче изге бурыч.
Туган телендә белем алаган бала уку материалын тирәнрәк аңлый һәм иҗади фикерләргә өйрәнә. Дәресләрдә без аңа фәнни белем бирү белән бергә халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен һәм күркәм традицияләрен җиткерәбез. Ана теле аша укучыда туган җиренә карата ихлас мәхәббәт һәм милли горурлык хисе тәрбияләнә. Укытучы буларак, мин һәр баланың күңелендә милли аң һәм рухи байлык чаткыларын ягарга тырышам. Үз телен, тарихын һәм тамырларын белгән яшьләр генә милләтебезне югары дәрәҗәләргә күтәрә ала. Шуңа күрә милли мәктәптә эшләү миңа зур җаваплылык белән бергә искиткеч зур шатлык та китерә. Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, һәм бу эшемнең халкыбыз киләчәге өчен чиксез мөһим булуына тулысынча ышанам.
Галиуллина Фәридә Равил кызы
#мөгаллим
Нет комментариев