Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Мөгаллим

Җәмилә Җиһаншина: «Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш»

Мин — рус теле өстенлек иткән шәһәр мохитендә татар гимназиясендә хезмәт куючы укытучы, һәм минем өчен туган телне өйрәтү — һөнәр генә түгел, ә милләтебезнең рухи мирасын саклауга керткән өлешем.

Мин татар телен дәреслекләрдәге кагыйдәләр җыелмасы итеп кенә түгел, ә халкыбызның тарихын, мәдәниятен, хәтерен һәм рухын саклаучы бөек кыйммәт итеп кабул итәргә өйрәтергә тырышам. Рус телле мохиттә бу җиңел булмаса да, һәр дәресемдә укучыларымның күңелендә татар теленә кызыксыну, мәхәббәт һәм хөрмәт уятырга омтылам. Татар әдәбияты, милли гореф-гадәтләр, халык иҗаты һәм мәдәнияте аша мин балаларга үз тамырларын тирәнрәк аңларга һәм милли үзаңнарын үстерергә ярдәм итәм.

Минем өчен һәр укучы — тыңлаучы гына түгел, ә татарча фикер йөртергә, иркен сөйләшергә, үз фикерен ачык белдерергә һәм туган телен көндәлек тормышта кулланырга өйрәнүче шәхес. Бала туган теленең матурлыгын һәм кадерен йөрәге белән тоя икән, ул аны яратып, хөрмәт итеп, киләчәктә дә сакларга тырышачак. Шуңа күрә минем хезмәтемнең төп максаты — татарча сөйләшә белгән буын гына түгел, ә үз халкының тарихын, мәдәниятен һәм туган телен кадерләгән, аны киләчәккә илтә алырдай шәхес тәрбияләү.

 Минем өчен иң зур җиңү — укучымның йөрәгендә «Бу — минем телем, мин аны сакларга тиеш» дигән горур һәм җаваплы хиснең уянуы, чөнки туган телне саклау — халыкның рухын һәм киләчәген саклау ул. 

Җиһаншина Җәмилә Хаҗиәхмәт кызы
#мөгаллим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев