«Алтын куллы мөгаллим»: осталык, иҗат һәм милли традицияләрне берләштергән проект
Проектның төп максаты – осталыкны күрсәтү генә түгел, ә татар теленең, милли традицияләрнең һәм мөгаллим хезмәтенең кадерен тагын бер кат ассызыклау.
Фото: "ЯҮ" архивы
«Алтын куллы мөгаллим» проекты – татар телен, милли һәм гаилә традицияләрен саклауга, педагог хезмәтенең кадерен күтәрүгә юнәлдерелгән үзенчәлекле башлангыч. Проект кысаларында татар гимназияләрендә һәм татар телендә белем бирүче мәгариф учреждениеләрендә эшләүче укытучыларның иҗади сәләтләрен, осталыкларын һәм кул эшләренә булган мәхәббәтләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырыла.
Мөгаллим – ул белем бирүче генә түгел, ә милли кыйммәтләрне, телне һәм гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерүче шәхес. Ә укытучының кул осталыгы, иҗади эшләре, тормыш тәҗрибәсе – укучылар өчен дә матур үрнәк.
«Алтын куллы мөгаллим» проекты аша без педагогларыбызның төрле юнәлешләрдәге сәләтләрен ачарга, аларның хезмәтен җәмәгатьчелеккә күрсәтергә һәм татар теленә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттырырга телибез.
Проектның төп максаты – осталыкны күрсәтү генә түгел, ә татар теленең, милли традицияләрнең һәм мөгаллим хезмәтенең кадерен тагын бер кат ассызыклау.
#мөгаллим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев