Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Мөгаллим

Алсу Шаһиәхмәтова: «Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш»

Татар телендә белем бирү — ул фән генә түгел, ә туган телне, милли үзаңны һәм гореф-гадәтләрне саклауга керткән зур өлеш.

Туган телебездә алынган белем генә бала күңелендә милләтебезгә карата тирән хөрмәт һәм ярату уята ала. Дәресләрдә без грамматика гына өйрәнмибез, ә тарихыбыз, гореф-гадәтләребез аша шәхес тәрбиялибез. Баланың теле «әни», «Ватан» дип саф ана телендә ачылганда, аның күңелендә милли үзаң ныклы нигез ала. 

Бүгенге глобаль дөньяда туган тел югалып калмый, киресенчә, конкурентлык сәләтен арттыручы көчкә әйләнергә тиеш. Шуңа күрә мин укучыларыма заманча технологияләрне дә туган телдә үзләштерергә ярдәм итәм. Минем төп максатым — киләчәктә кайсы гына һөнәрне сайламасыннар, үз тамырларын онытмаган, зыялы татар гражданнары тәрбияләү. Бу эшем белән мин милләтемнең киләчәгенә якты нигез салуыма чын күңелдән ышанам. 

Шаһиәхмәтова Алсу Рамис кызы 
#мөгаллим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев