Хуҗабикәләргә кирәкле киңәшләр
***
Фото: ясалма интеллект
«Подлива» ясаганда каймакка бераз сөт кушсаң, ул оеп төшми.
Камыр ризыгы эчлегенә кәбестә пешергәндә, тураганнан соң аны кайнар су белән коендырыгыз, аннары бер минутка салкын суга салып тотыгыз. Шуннан соң, яхшылап сыгып алып, табада кыз дырыгыз. Болай иткәндә кәбестә коңгыртланмый, ак төсен югалтмый.
Дөге ак булсын һәм таралып торсын дисәгез, аны лимон согы яки эретелгән лимон кислотасы кушылган кайнап торган суга салып пешерегез. Шулай ук, савытның капкачын ябарга кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев