Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Витамин җитмәүнең 7 билгесе

Кыштан соң һәркемдә, диярлек, витамин кытлыгы була. Салкыннарга, инфекцияле авыруларга каршы тора-тора иммунитет та көчсезләнә. Көтеп алынган язның матурлыгына сокланырга, уянып килүче табигать белән бергә сөенерлек кәефебез булсын өчен, әйдәгез, организмыбызга нәрсә җитмәвен ачыклыйк һәм аны кирәкле матдәләргә баетыйк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Еш кына кулларыгыз яки аякларыгыз ойый, аякларыгызда хәлсезлек тоясыз, йөрәк бик еш тибә, хәтерегез начарлана икән – бу тиамин яки В1 витамины җитмәвен күрсәтә. Бу очракта кукуруз, арыш ипие, фасоль, шпинат, сыра чүпрәсе, кишер ярдәм итәчәк.

Күрү начарая, күзләр тиз арый, теш эмалендә ярыклар барлыкка килә икән – сезгә D витамины кирәк. Ул ультрафиолет нурлар тәэсирендә эшләп чыгарыла. Ләкин ул витаминнарга баетылган үсемлек майлары, тәрәч бавыры, камбала, скумбрия, тавык йомыркасы сарысы кебек кайбер ризыкларда да бар.

Ешрак салкын тия, хандра, хәлсезлек, невралгия башланса – бу пантотен кислотасы яки В3 витамины җитмәве турында сөйли. Рационыгызга күбрәк яшел борчак, сыер бавыры, кызыл фасоль кертергә тырышыгыз.

Бит һәм кул тиреләре кубырчыклана башласа, кан тамырлары «йолдызчыклары» барлыкка килсә, иртәләрен аякларыгыз авыртуын һәм көчле хәлсезлек сизәсез – сезгә рутин, рибофлаваноидлар җитми. Алар чөгендердә, мүк һәм нарат җиләкләрендә, гранат, кара җимеш, гөлҗимеш җиләге, кишердә бар.

Тире агарынып, саргылт төскә керсә, теш уртлары каный башласа, кинәт авырлыгыгыз кимесә, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынса – монда фолий кислотасы яки ВС витамины җитмәү гаепле. Аңа төсле кәбестә, петрушка, брокколи, сыер бөерләре, тозлы яки «свежий» кәбестә бай.

Чәчләрегез күпләп коела башласа, тирегез корыса, баш әйләнүләр, йокы килү, әкренләнү күзәтелсә – бу сезнең организмның В6 витаминына яки пиридоксинга мохтаҗ булуы турында сөйли. Җитешмәгән матдәләрне борчак, эшкәртелмәгән дөге, кузаклылар кулланып тулыландырырга була.

Ешрак инфекцияле авырулар йоктыра башласагыз, йокыгыз начарланса, тәннең кайбер урыннарда «каз тиресе» күренсә – аскорбин кислотасы кирәк. Аңа сырганак, тозланган кәбестә, кара карлыган, мүк җиләге, гөлҗимеш, татлы борыч, цитруслар бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев