Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Вакцинация – сәламәтлек сагында

20-26 апрель көннәрендә иммунопрофилактиканың әһәмиятенә багышланган хәбәрдарлык атналыгы уза. Ул 24 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья иммунизация атналыгына туры китерелгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу көннәрдә белгечләр халыкка вакцинациянең әһәмиятен искәртә, йогышлы авырулардан саклану чаралары турында мәгълүмат бирә.

Вакцинация медицина өлкәсенең иң зур казанышларының берсе санала. Ул йогышлы авырулар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз ысулы. Вакцина ярдәмендә табигый чәчәк авыруы тулысынча юк ителде, полиомиелит юкка чыгу чигенә җитте, ә кызамык һәм дифтерия кебек куркыныч инфекцияләрнең таралуы сизелерлек кимеде.

Белгечләр әйтүенчә, халыкның 85-95 проценты вакцинацияләнгән очракта, инфекцияләр таралуы туктый. Бу коллектив иммунитет формалашу белән бәйле. Ул вакцина ясатырга мөмкинлеге булмаганнарны – яңа туган сабыйларны, иммун системасы какшаган кешеләрне, шулай ук вакцина компонентларына аллергиясе булганнарны саклый.

Вакциналарның куркынычсызлыгы катгый контрольдә тора. Алар күп баскычлы тикшеренүләр уза, җитештерүдә югары стандартлар кулланыла, кулланышка кертелгәннән соң да даими күзәтү алып барыла.

Россиядә «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» Федераль закон кабул ителгән. Ул әлеге өлкәдә дәүләт сәясәтенең хокукый нигезләрен билгели һәм халык сәламәтлеген саклауны, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүне максат итә.

Белгечләр вакцинация турында таралган ялган мәгълүматларның җәмәгать сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булуын искәртә. Мондый мифлар еш кына кешеләрнең куркуларын кулланып тарала, шуңа күрә дөрес һәм фәнни нигезле мәгълүматка таяну аеруча мөһим.

Табиблар 65 яшьтән өлкән кешеләргә грипп һәм пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация узарга киңәш итә. Бу йөрәк-кан тамырлары авырулары катлауланулары, шул исәптән инфаркт куркынычын киметергә ярдәм итә.

Вакцинация – ул үз сәламәтлегеңне генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең иминлеген дә кайгырту.

Язма ЗЦРБның халыкны гигиеник тәрбияләү табибы Валерия Феоктистова мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев