Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үзебез өчен кадерле кешеләргә карата миһербанлы һәм игътибарлы булыйк

50 еллык ихтирам

Олы яшьтәге пар алтын туйларына килеп җиткән. Иртәнге аш вакытында хатыны уйлаган: «Менә инде 50 ел дәвамында мин иремә ярарга тырышам һәм икмәкнең кетердәп торган кибән башын гел аңа бирәм. Ә бүген ул тәмлүшкә үземә булсын әле».
Ул икмәкнең өске өлешенә май ягып, үзенә куя, ә икенче – йомшак кисәген иренә бирә. Әмма аның көткәненә каршы, ире бик шатлана, кулын үбеп:

– Кадерлем, син мине бүген бик сөендердең! Менә инде 50 елдан артык мин бик яраткан кибән башын ашамыйм. Син дә аны яратасың дип, гел, ул кисәкне син ашарга тиеш, дип уйладым.

Гыйбрәт: дуслар, якыннарыгыз­ны яратырга, уйлап та тормыйча, үзеңнең иң яраткан кисәгеңне аларга бирергә кирәк. Чөнки, алмашка без аларның эчкерсез мәхәббәтен алачакбыз. Әйдәгез, Аллаһ Тәгаләнең бөтен җирдә һәм безнең арабызда булуын онытмыйча, үзебез өчен кадерле кешеләргә карата миһербанлы һәм игътибарлы булыйк!

 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев