Җавап.
Телевизор карау гомумән ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма әхлаксызлык, сугыш, үтереш һәм җенси теләкне уята торган программалардан ерак булу кирәк, алар мөселман өчен тыелган. Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта ураза тотуның савабын киметә, уразага загыйфьлек китерә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: !Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ураза ул үзеңне начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклау". Әхлакый тәрбия бирә торган программаларны, дини тапшыруларны, ил хәбәрләрен карарга ярый.
Нет комментариев