Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Тузаннан котылу чарасы

Менә бу өйдә эшләнгән чара сезгә тузаннан аз булса да котылып торырга ярдәм итәр. Үзегез күрерсез, аны ясауның бер авырлыгы юк: нибары 3 ингредиент кирәк.

Ә өстенлекләре байтак:

  • * ул кыймммәт тормый, һәрхәлдә, сез кибеттән сатып алган чаралардан күпкә арзанга чыга;
  • * аны ясау бик тиз;
  • * аның белән сөрткәннән соң, өй җиһазлары өстендә бернинди эз дә калмый;
  • * агачтан эшләнгән өй җиһазларында гел бармак эзе калып аптырата, ә бу чара белән ул эзләрдән котылу бик җиңел.

Аны ясау өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • * 1 стакан су;
  • * 1/4 стакан уксус;
  • * 1 аш кашыгы зәйтүн мае.
  • * сиптерә торган шешә
  • * микрофибрдан ясалган салфетка


Ничек ясарга:
Әгәр кемдер уксус исен яратмый икән, борчылмасын, аның исе бик тиз очып бетәчәк: бүлмәне җыештырганнан соң ярты сәгать узгач, сез бу исне инде сизмәячәксез. Юк, ул миңа барыбер ошамый дип әйтәсез икән, хуш ис килеп торсын өчен 10 гына тамчы берәр төрле эфир мае кушарга була (лимон да ярый, әфлисун да – үзегез сайлагыз).
Бөтен санаган ингредиентларны шешәгә салып бутагыз, аннан салфеткага агызыгыз һәм җиһазлар өстен сөртегез. Май судан һәм уксустан тиз аерыла, шуңа күрә шешәне әледән-әле бутап торырга кирәк.

Чыганак: Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев