Тозны кайчан салырга
Итне, гадәттә, әзер булырга ярты сәгать калгач тозлыйлар, шулай иткәндә, ул йомшак була.
Бавырны кыздырганда, моңа нибары 7 минут кирәк, әзер булганда гына, иң соңыннан тозлыйлар. Юкса, ул каты була. Бавырга күбрәк суган турагыз, каймакта пешереп карагыз. Авызда эри торган, тәмлеее...
Балыкны, табага тезәр алдыннан 15 минут кала тозлап куегыз. Эченә кадәр сеңсен, кабыгы гына тозланмасын.
Бәрәңгене боламыкка пешергәндә тозны ахырдан, ә бәрәңгеләр изелмәсен, бер-бер торсын өчен, киресенчә, башта ук салырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев