Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Томаусыз кыш

Салкын һәм дымлы һава, суыклар һәм җебетүләр, туңган аяклар һәм ачы җилләр сезоны – томау һәм ринитлы вируслы инфекцияләр өчен шәп вакыт.

Без ник авырыйбыз?
Урамда һәм өйдәге температура уйнавы иммунитетны киметергә мөмкин. Батареялар – лайлалы тышчаларның кибүенә китерә һәм бу инфекцияләнү өчен уңай шартлар тудыра. Зарарлануга авыру кешенең төчкерүе, йөткерүе нәтиҗәсендә һавага чык кан төкрек тамчылары сәбәпче. Тагын берсе – юылмаган куллар.

Ничек дәваланырга һәм сакланырга?
Хәтта бик суык көннәрдә дә бүлмәне җилләтергә. Ничек тә өйдәге һаваның корылыгына юл куймаска.
Борыннан тама башласа, бер-ике көн өйдә калуың хәерле. Температура әз генә күтәрелгәндә, саф һавага чыгу файдалы. Ә инде югары күтәрелсә, урынга яту кирәк, организмны көчәндермәгез.
Витаминнар комплексы яки салкын тигәндә иммунитетны ныгыта торган С һәм D витаминнарын кабул итегез.
Борыныгызны һәм аяк табаннарын җылытыгыз (бәрәңге пары, аяк табанына горчичник, борынга пешкән йомыркаларны онытмагансыздыр әле). Әмма температура булганда моны эшләргә ярамый, хәлегезне авырайтачаксыз гына.

Авыруны ничек катлауландырмаска?
Томау төшүнең иң яхшы профилактикасы – үзвакытында дәвалау. Бу борын тишеген юдырту (физраствор, диңгез суы, шифалы үләннәр төнәтмәсе белән) һәм кан тамырларын тарайтучы препаратлар, спрей һәм тамчылар куллану. Хәзерге вакытта даруханәләрдә ринитның катлаулануына каршы торырлык чаралар да сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев